Бишенче каттан егылып төшкән баланы аста күршеләре тотып алырга өлгергән - видео
Ташкент шәһәрендә могҗизага охшаш вакыйга булган.

Өч яшьлек малайны әти-әнисе өйдә үзен генә калдырып тора. Бала бишенче каттагы тәрәзә төбенә менә һәм рәшәткә арасыннан үрмәләп чыга. Бу турыда социаль челтәрләрдә язалар.
Берникадәр вакыт бала рәшәткәләргә ябышып тора, аннары ул егылып төшеп китә. Төшкәндә малай өченче каттагы чыгынтыга бәрелә.
Бу арада биредә яшәүче күрше-күлән аста җыела. Бала төшәргә ихтимал булган урынга аста җәймә тарттырып өлгерәләр. Бәхеткә, сабый нәкъ шул тукымага килеп төшә һәм җитди имгәнми.