news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бишенче катта яна торган фатирдагы кызны бер ир-ат тәрәзәдән тартып алган - видео

Бишенче катта яна торган фатирдагы кызны бер ир-ат тәрәзәдән тартып алган - видео

news_top
Бишенче катта яна торган фатирдагы кызны бер ир-ат тәрәзәдән тартып алган - видео
21 сентябрьдә Нижневартовск шәһәрендәге күп катлы йортның бишенче катындагы фатирда янгын чыга. Бу вакытта бүлмәдә бер хатын-кыз була. Ул ишектән чыга алмый. Тәрәзәдән куе төтен ургылып чыга. Кыз ярдәм сорап кычкыра. Шуннан соң бер ир-ат өске каттагы тәрәзәдән чыгып, бу кызны алтынчы каттагы фатирга тартып менгерә. Әлеге бәхетле очрак кадрларын НТВ каналы күрсәтте. 



Янгын чыккач, алтынчы каттагы фатирга бер ир-ат йөгереп килеп керә. Ул тәрәзәдән урам ягына яртылаш диярлек чыга. Ул үзе дә егылып төшү ихтималы була. Бәхеткә, бу ир-ат үзе дә тотынып кала, яна торган фатирдагы кызны да ычкындырмый. 
 
Берникадәр вакыт узгач, бу ир-ат кабат алтынчы каттагы фатир ишеген шакый. Ул янгын вакытында бәреп кергәне өчен гафу үтенергә килә. 

"Бераздан ул тагын безгә килде, кухняны туздырып чыгып киткән өчен гафу үтенде. Ул тәрәзә төбендәге гөлләрне кузгаткан иде. Мин шаккаттым инде, ул бит кеше коткарды, үзе шундый вак-төяк өчен борчылып тора", - дип сөйли фатир хуҗасы Арина Телицына. 

Янгын чыккан фатирдагы кызны коткаручы Дагыстан кешесе булып чыккан. Аның дүрт баласы бар. Ул үзенең гамәлен әллә-ни зур батырлык дип санамый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар