Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш яшьлек кыз йоткан очлы чәч кыстыргычы бөергә кадәр кереп кадалган

Невидимка ашказаны-эчәклек тракты аша уза, эчәклек стенасын тишеп чыга һәм бөергә барып җитә.

news_top_970_100
Биш яшьлек кыз йоткан очлы чәч кыстыргычы бөергә кадәр кереп кадалган
Владимир Васильев

Төмән шәһәре табиблары гаҗәеп операция ясаган. Алар биш яшьлек баланың бөеренә кереп кадалган чәч кыстыргычы — невидимканы алган. Операциядән соң сабый өч атна реанимациядә яткан. Бу турыда «Вести. Медицина» хәбәр итте.

Төмән шәһәренең икенче клиник хастаханәсенә китергәндә кыз балада септик шок була. Карап торышка сепсис барлыкка килү өчен бернинди сәбәп тә табылмый. Табиблар сабыйга рентген һәм томография ясап карый. Аппараттагы сурәтләрдә сабыйның бөерендә чәч кыстыргычы булуы күренә. Бала невидимка белән уйнаган һәм шул чакта йотып җибәргән булуы ихтимал. Нечкә һәм очлы предмет ашказаны-эчәклек тракты аша уза, эчәклек стенасын тишә. Эчәклектә булган матдәләр корсак куышлыгына агып чыга. Балада перитонит башлана. Чәч кыстыргычы исә бөергә кадалып кала.

Табиблар баланың гомерен саклап калу өчен бик озак тырыша. Төбәк буенча сәламәтлек саклау департаменты кыз балага сәгатьләр буена операция ясаган табибларның исемнәрен атаган. Бу өч анестезиолог — Юлия Захарова, Александр Попов, Ксения Столяр һәм ике хирург — Валерий Чевжик һәм Екатерина Арабская.

Операциядән соң баланың гомере өчен реанимациядә көрәшәләр. Сепсистан соң нәни пациентның үзәк нерв системасы, үпкәләре, бөерләре, йөрәге эшчәнлеге бозылган була.

Табиблар баланы дәвалау, аны гадәти тормышка кайтару өчен барысын да эшли, Хәзер кыз реабилитация курсы уза, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100