news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Биш яшьлек баланы әнисенең ире көчләгән һәм урамга куып чыгарган, сабый өшеп үлгән

Малайның мәетен кибет янында тапканнар.

news_top
Биш яшьлек баланы әнисенең ире көчләгән һәм урамга куып чыгарган, сабый өшеп үлгән
Россия Тикшерү комитеты

Саратов тикшерүчеләр Вольск шәһәрендә яшәүче 38 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшереп бетергән. Хәзер аны хөкем итәчәкләр. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Биш яшьлек малай үлеме турындагы җинаять эшен аеруча мөһим эшләр буенча бүлек хезмәткәрләре тикшерә. Тикшерү ачыклаганча, 2021 елның 1 мартында төнге берләр тирәсендә 38 яшьлек ир-ат бергә яши торган хатынының фатирына килә. Хатын бу вакытта йоклый. Ир-ат наркотиклардан исерек була. Ул хатынның баласын мәсхәрәли. Балага карата сексуаль гамәлләр кыла, аннары малайны өстенә һәм аягына кимәгән килеш урамга куып чыгара.

Биш яшьлек сабыйның мәетен иртән кибет янында табалар.

Җинаятьтә шикләнелүче тоткарлана, аңа карата нәни баланы сексуаль көчләү, үтерү маддәләре буенча берничә җинаять эше ачыла. 

29 декабрьдә билгеле булганча, аның гаебен раслау өчен җитәрлек дәлилләр тупланган, эш судка тапшырылган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар