Биш яшьлек бала тауларда адашып, бер ялгызы 20 чакрым узган
Биш яшьлек бала тауларда адашып, бер ялгызы 20 чакрым узган
Аргентинаның
Әти-әнисе сүзләренчә, малай башта алардан калыша башлаган, соңрак бөтенләй югалган. Әни кеше баласын эзли тотынган, тик таба алмаган.
Кичке якта баланы меңгә якын кеше эзләргә керешкән. Алар арасында коткаручылар да, полиция дә, волонтерлар да булган. Бенхамин Санчесны бер тәүлек эзләгәннәр. Баланы таудагы эзләре буенча барып тапканнар.
Бәхеткә, бала исән һәм бер җире дә авыртмый. Биредә куркыныч хайваннар, үрмәкүчләр, пумалар, еланнар һәм чаяннар күп булса да, алар малайга зыян китермәгән.
Бер тәүлеккә якын бала кактуслар, куаклыклар арасында адашып йөргән, үзе генә төн кунган. Аның ашыйсы, эчәсе килгән, салкыннан туңган. Бу тирәләрдә температура +30 градустан нуль градуска кадәр төшә икән. Баланың өстендә киеме дә җиңелчә генә булган, баш киеме дә киелмәгән.
«Мин әнигә шалтыраттым. Ул җавап бирмәде. Еракта иде. Җирдә ятканда эчем авыртты», - дип сөйләгән бу бала.
Әнисе белән очрашкач, беренче сүз итеп «Нигә син мине эзләмәдең», дигән Бенхамин. Ул инештән су эчүен, үләннәр ашап каравын сөйләгән.