Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш яшьлек бала тауларда адашып, бер ялгызы 20 чакрым узган

Биш яшьлек бала тауларда адашып, бер ялгызы 20 чакрым узган

news_top_970_100
Биш яшьлек бала тауларда адашып, бер ялгызы 20 чакрым узган

Аргентинаның Сан-Хуан провинциясендә 5 яшьлек Бенхамин Санчес исемле бала югалган. Ул әти-әнисе белән йөргәндә аерылып калган. Баланы бер тәүлек буена эзләгәннәр. Шул арада сабый таулы районнар буйлап 20 километр юл узган. Эль-Саладо дигән җирдә кешеләр дә сирәк йөри икән. Бу турыда Clarin басмасына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Әти-әнисе сүзләренчә, малай башта алардан калыша башлаган, соңрак бөтенләй югалган. Әни кеше баласын эзли тотынган, тик таба алмаган.

Кичке якта баланы меңгә якын кеше эзләргә керешкән. Алар арасында коткаручылар да, полиция дә, волонтерлар да булган. Бенхамин Санчесны бер тәүлек эзләгәннәр. Баланы таудагы эзләре буенча барып тапканнар. 

Бәхеткә, бала исән һәм бер җире дә авыртмый. Биредә куркыныч хайваннар, үрмәкүчләр, пумалар, еланнар һәм чаяннар күп булса да, алар малайга зыян китермәгән.

Бер тәүлеккә якын бала кактуслар, куаклыклар арасында адашып йөргән, үзе генә төн кунган. Аның ашыйсы, эчәсе килгән, салкыннан туңган. Бу тирәләрдә температура +30 градустан нуль градуска кадәр төшә икән. Баланың өстендә киеме дә җиңелчә генә булган, баш киеме дә киелмәгән.

«Мин әнигә шалтыраттым. Ул җавап бирмәде. Еракта иде. Җирдә ятканда эчем авыртты», - дип сөйләгән бу бала.

Әнисе белән очрашкач, беренче сүз итеп «Нигә син мине эзләмәдең», дигән Бенхамин. Ул инештән су эчүен, үләннәр ашап каравын сөйләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100