Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш тапкыр атып, дүрт тапкыр тидерә алмаган биатлончы Эдуард Латыйпов ятып елады

Эдуард Латыйпов аркасында Россия командасы беренчелекне югалтты.

news_top_970_100
Биш тапкыр атып, дүрт тапкыр тидерә алмаган биатлончы Эдуард Латыйпов ятып елады
https://pixabay.com

Бүген Россия биатлончысы Эдуард Латыйпов Пекин Олимпиадасында эстафета ярышында соңгы рубежда биш тапкыр атты һәм дүрт тапкыр тидерә алмады. Шуннан соң ул өстәмә өч патронын кулланды. Өстәмә патроннар белән дә ике мишеньне генә япты. Нәтиҗәдә ул барысы сигез тапкыр атып, өч мишеньне генә яба алды. Сигез тапкыр атып, биш тапкыр тидерә алмады. Шуның аркасында ике штраф түгәрәгенә китте.

Бу эстафетада Россия командасы бронза призер гына булды. Фиништан соң Эдуард карга ятып елады, аны дуслары тынычландырырга маташты. Бу турыда РИА.Спорт яза.

Эстафетада Россия командасы беренче бара иде. Соңгы этапка Латыйпов чыкты һәм штраф түгәрәгенә китеп, команданы өченче урынга гына калдырды. Соңгы атуга ул бер минут чамасы алдынгылык белән килде, тик ике штраф түгәрәге барысын да хәл итте.

Фиништан соң карга ятып елаган Эдуард Латыйповны партнерлары Карим Халили, Александр Логинов һәм Максим Цветков тынычландыра башлады.

Әлеге мизгелләрнең видеосын «Спорт-Экспресс» сайтында карап була.

  • Биатлонда ату рубежында биш мишень бар. Спортчы башта биш тапкыр ата. Аннары ябылмаган мишеньнарга ату өчен өч запас патрон куллана ала. Шуннан соң ачык калган мишеньнәр саны кадәр штраф түгәрәген әйләнә.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100