Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш минутта йокыга китү өчен нишләргә?

Универсаль ысулны Тик-токта тәкъдим итәләр.

news_top_970_100
Биш минутта йокыга китү өчен нишләргә?
https://pixabay.com

TikTok челтәрендә Psychologee нигы белән язучы кулланучы тиз йокыга китү серен өйрәткән. Бу турыда РИА Новости язды.

«Бер-берсе белән берничек тә бәйле булмаган әйберләрне уйлап ятыгыз», — ди ул.

Сезнең башта барлыкка килгән предметлар никадәр үзара бәйсез булса, шулкадәр тизрәк йокыга китәрсез, дип ышандыра социаль челтәр кулланучысы. Ул үзе йокысызлыктан шулай арынуын әйтә.

Видео авторы сүзләренчә, бу трюк турында ул психология укытучысыннан белгән. Ул үзе дә дипломлы психолог булуын профиленә язып куйган.

Берничә көн эчендә видео бик популярлашып киткән, аңа ярты миллион чамасы лайк куйганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100