Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш метрлы крокодил үзен ашатучы хатынны тере килеш йоткан

Биш метрлы крокодил үзен ашатучы хатынны тере килеш йоткан

news_top_970_100
Биш метрлы крокодил үзен ашатучы хатынны тере килеш йоткан

Индонезия галимәсен тере килеш крокодил йоткан. Лабораториядә ашаткан вакытта, рептилия хатын-кызга һөҗүм иткән. Бу турыда The Daily Mail сайты хәбәр итә.

Фаҗига 11 гыйнвар иртәсендә була. Озынлыгы биш метр чамасы булган крокодил 44 яшьлек Дэйзи Туво исемле хатынны вольерга сөйрәп кертә дип фаразлана. Хатын бассейнга ит ыргыткан вакытта рептилия аны эләктереп ала.

Лаборатория хезмәткәрләре Мэри исемле крокодилның авызында кеше җәсәде күреп ала.

Хакимият органнары фаразынча, крокодил арт аякларына баса һәм 2,5 метр чамасы биеклеккә сикерә. Шуннан соң ул хатын-кыз галимәне койма аша бассейнга сөйрәп алып китә.

Ерткычны балык, тавык һәм башка хайваннарның ите белән тукландырганнар. Ул моңа кадәр бассейндагы башка крокодилларга ташлана торган булган.

13 гыйнварда крокодилны Томохон шәһәренә алып килгәннәр. Биредә аңа төрле тестлар уздырып, галимәне ашаганмы-юкмы икәнен тикшерәләр.

Крокодилның хуҗасы — Япония эшмәкәре. Ул тикшеренү оешмасы ачкан, Туво исемле галимә биредә хезмәт иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100