news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Биш машина тимер өеменә әверелгән, бер кеше һәлак булган авария мизгеле видеога эләккән

Range Rover машинасы каршы як полосага чыгып, коточкыч авариягә ясаган.

news_top
Биш машина тимер өеменә әверелгән, бер кеше һәлак булган авария мизгеле видеога эләккән
Мәскәүдәге Минск шоссесында 11 сентябрьдә көндезге дүртләр тирәсендә берничә машина бәрелешкән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.



Шоссеның 56 нчы километрында булган авариядә өч машина җитди җимерелгән, икесе кисәкләргә аерылып беткән. Бер кеше һәлак булган, өч кеше имгәнгән.



Range Rover машинасы юеш асфальтта идарәсен югалткан һәм каршы як полосага чыккан. Башта ул Мәскәүгә таба бара торган машинага бәрелгән. Ул машина кырыйга очып китеп, тагын өч машинага бәрелгән.

Юлда озак вакытка бөке барлыкка килгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар