news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Биш кыз бала һәм әби янгында һәлак булган, әти-әнисе котылган

Янгын башланыр алдыннан гына бу өйгә өч кыз кунакка килгән булган.

news_top
Биш кыз бала һәм әби янгында һәлак булган, әти-әнисе котылган
smolensk.sledcom.ru

Смоленск өлкәсендәге Починок шәһәрендә узган төндә алты кеше янып үлгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Шәхси йортта янгыннан биш бала һәм бер олы яшьтәге хатын-кыз чыга алмый. Ике кыз — 12 яшьлек бертуганнар һәм аларның әбисе үлә. Тагын өч кыз бала бу өйгә янгын башланыр алдыннан гына кунакка килгән булган.

Янгын чыкканда өйдә сигез кеше була. Алар арасында мәрхүмә кызларның әти-әнисе дә бар. Ир белән хатын уттан чыгып котыла алган.

Янгын 80 квадрат метр мәйданда була. «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Янгын электр челтәренә йөкләмә артудан килеп чыккан дип фаразалана. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Якынча белешмә буенча, янгын өй эчендә урнашкан мунчадан чыккан. Ул электр җылыткычы белән эшләгән. Фаҗигагә кадәр бер көн алдан гына биредә автосүндергечләрне алмаштырганнар. Алар эшләмәгән булуы ихтимал.

Мәрхүмә әбигә 88 яшь, үлгән балаларның кечесенә 4 ай, олысына 12 яшь. Өч бала күршеләрнеке булган, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар