Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш көн 32 метр тирәнлектәге коеда утырып исән калган Райян табиблар кулында үлде

Баланы коткару операциясен бөтен дөнья күзәтеп, бар халык баланың исәнлеге өчен борчылып торган иде.

news_top_970_100
Биш көн 32 метр тирәнлектәге коеда утырып исән калган Райян табиблар кулында үлде

Марокко короле канцеляриясе хәбәр иткәнчә, якшәмбегә каршы төндә Райян исемле малай вафат булган. Бала 32 метр тирәнлектәге коега төшеп китә. Аны биш көн буена коткарырга маташалар, шимбә көнне ниһаять баланы коедан алалар, тик ул озак яши алмый. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Король үзе бу операцияне тикшереп тора, ул баланы коткару өчен карарлар бирә. Король коткаручыларга да рәхмәт белдерә.

Биш яшьлек Райян биш көн элек 32 метр тирәнлектәге коега егылып төшә. Фаҗига бер авылда була. Райянны шимбә көнне коедан тартып чыгаралар. Аны ашыгыч ярдәм алып китә.

Матбугат чаралары белешмәсе буенча, баланың башы имгәнгән. Коткару операциясен бөтен дөньяда күзәтеп торалар, мөселманнар дога кыларга чакыра, диелә хәбәрдә.

Кое 32 метр тирәнлектә, аның киңлеге 45 см гына. Бала тончыкмасын өчен, аңа кислородлы көпшә төшереп торганнар. Баланы коткару өчен махсус кораллар, экскаваторлар кулланалар, азактагы эшләрне кулдан башкаралар. Баланы коткарып, табибларга бирәләр. Тик ул аңына килмичә вафат була, дип яза «Газета.ру».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100