Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш ел элек югалган егет мәетен ферма чокырыннан тапканнар

Көнче ир-ат металл торба ала һәм егетнең башына сугып үтерә.

news_top_970_100
Биш ел элек югалган егет мәетен ферма чокырыннан тапканнар

Башкорстанның Балтач районында сөтчелек фермасында эшләүче 22 яшьлек егет 2013 елның октябрендә югала. Ул эшкә чыкмый башлый. Аның мәете быел гына табыла һәм үтерүче дә ачыклана. Башкортстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе сайтында бу урыннан фото чыкты. Вакыйга турында «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

2013 елда хокук саклау органнары югалган егет эшли торган урында сакчылар бүлмәсен тикшерә. Биредә кан таплары табыла. Шуннан соң «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Ир-атны бик озак эзлиләр. Хезмәт коллективын, егетнең дусларын, танышларын сораштыралар. Мәет табылмый.

2018 елның апрелендә ферманың җир астына салынган торбаларын ремонтлаганда кеше сөякләре табыла. Генетик эскпертизадан соң, аларның биш ел элек югалган егетнеке булуы ачыклана.

«Җинаять эше буенча тикшерү яңартылды. Урынга хокук саклау органнары вәкилләре барды. Шаһитларны кабат сораштырдылар. Сорау алганда, егетнең хезмәттәше җинаяте турында үзе сөйләде. Бу кеше — биредә яшәүче 57 яшьлек ир-ат булып чыкты», — дип сөйләгәннәр агентлыкка республиканың Тикшерү идарәсендә.

Тикшерү ачыклаганча, 2013 елның октябрендә үтерүдә гаепләнүче ир-ат һәм аның белән бергә яши торган хатын, мәрхүм егет һәм аларның тагын бер хезмәттәше — дүртәүләп сакчылар бүлмәсендә табын корып утыра. Соңрак өстәл янында мәрхүм егет һәм үтерүдә гаепләнүче ир-ат кала.

57 яшьлек ир-ат яшь хезмәттәше белән талаша башлый: янәсе егет бу ирнең хатынына бәйләнгән. Көчне ир-ат металл торба ала һәм егетнең башына суга. Егет шунда ук җан бирә. Җинаять эзләрен яшерү өчен, үтерүче мәетне ферма янындагы чокырга ташлый. Бу чокыр суүткәргеч торбаны ремонтлау өчен казылган була. Җинаятьче мәет яткан чокырга балчык сала. Тиздән суүткәргечне ремонтлап бетерәләр һәм чокырны бөтенләй дә күмеп куялар. Шулай итеп, мәет биш елдан соң, быел гына табыла.

«Гаепләнүче үз гаебен таныды. Җинаять эше расланган гаепләү белән судка тапшырылды», диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100