news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Биш ел элек бәйләнә башлады». Чаллыда яшәүче ир-атны үги кызы көчләүдә гаепли

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат үзе дә ике бала атасы.

news_top
«Биш ел элек бәйләнә башлады». Чаллыда яшәүче ир-атны үги кызы көчләүдә гаепли
https://pixabay.com

Чаллыда Тикшерү бүлеге 21 сентябрьдә 37 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачкан. Ике бала атасын «Көчләү» һәм «14 яшькә җитмәгән балага карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» маддәсе буенча гаеплиләр. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итә.

Чаллыда яшәүче хатын полициягә мөрәҗәгать итә. Ул ирен җаваплылыкка тартуны сорый. Хатын сүзләренчә, аның 15 яшьлек кызы беренче никахта туган. Үсмер кыз үги әтисенең үзенә җенси яктан бәйләнүен сөйли. Үсмер сүзләренчә, үги ата аңа инде биш ел элек үк бәйләнә башлый.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат гаиләсендә өч бала бар. Ике бала ун ел элек теркәлгән никахында туган.

«Челнинские известия» ачыклаганча, хәзерге вакытта үсмер кызга һәм аның үги атасына карата суд психолого-психиатрия экспертизасы билгеләнгән. Бала белән психологлар эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар