news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Биш бертуган арасында иң тырышы син идең» — Зөфәр Билаловның абыйсы вафат

Җырчы абыйсы белән соңгы тапкыр төшкән фотоны инстаграмга урнаштырган.

news_top
«Биш бертуган арасында иң тырышы син идең» — Зөфәр Билаловның абыйсы вафат
https://www.instagram.com/zufarbilalov/

Зөфәр Билаловның бертуган абыйсы вафат. Кайгылы хәбәрне җырчы инстаграмда язган.

«Эх, Илдус абый. Гомерең шулай кыска булыр дип уйламаган идек! 58 яшеңдә..... Биш бертуган арасында иң сабыры, иң түземе, ин тырышы син идең! Концертлар белән Тубән Камага килгәндә, нурлы йөзләреңне балкытып инде каршы алмассың, «энекәш, бездә генә кунарсыз» димәссең, чәчәк бәйләмнәрең күтәреп, сәхнәгә чыкмассың…

2020 елның 3 мартында сезгә кагылып чыккан идем. «Энекәш, әйдә, истәлеккә фотога төшик әле. Күптән төшкән юк бит синең белән!» — дидең. Ә ул минем, синең белән соңгы фото булган икән. Шул тиклем тату булып устек, матур итеп аралашып яшәдек! Бәгырьнең яртысын кисеп алды бу үлемең. Урының оҗмах турләрендә булсын! Бәхил бул!» — дип яза җырчы.

Зөфәр Билалов һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар