news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Биш бала анасын төркем белән көчләп үтергәннәр

16 яшьлек яшүсмер һәм 20 яшьлек егет наркотиклар һәм алкоголь кулланган булган.

news_top
Биш бала анасын төркем белән көчләп үтергәннәр

Краснодар өлкәсендә купбалары ананы төркем белән көчләгәннәр һәм үтергәннәр. Фаҗигадән соң өлкәдә яшүсмерләр белән профилактика өчен җаваплы түрәләрне эштән куганнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Җинаять 13 майда була. Исерек егетләр төркеме Псебай бистәсендә яшәүче 40 яшьлек хатынны көчли һәм җинаять эзен яшерү өчен хатынны үтерә. Мәетне куаклар арасына илтеп ташлыйлар. ,

Бу хатынның биш баласы ятим кала.

Соңрак 16 яшьлек яшүсмерне, 20 яшьлек егетне кулга алалар. Җинаять кылган вакытта алар наркотиклар кулланган һәм исерек була, диелгән әлеге хәбәрдә.

16 яшьлек үсмер моңа кадәр урлау өчен тоткарланган була, тик аны җаваплылыкка тартмыйлар. Тикшерү комитеты бу җинаять белән шөгыльләнгән тикшерүчегә карата җинаять эше ачкан.

Фаҗигадән соң Псебай бистәсе кешеләре митингка чыккан. Мәрхүмә хатынны бар халык җыелышып җирләгәннәр. Алар җинаятьтә катнашкан башка егетләрнең җаваплылыкка тартуны таләп итә, дип хәбәр иткән иде телеканал май аенда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар