news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Биш бала анасы, супермодель Наталья Водянова кияүгә чыга

Натальяның сөйгәне - француз миллиардеры Антуан Арно, аларның уртак ике баласы бар.

news_top
Биш бала анасы, супермодель Наталья Водянова кияүгә чыга
"Татар-информ"

Супермодель Наталья Водянова кияүгә чыга. Бу турыда ул социаль челтәрдә хәбәр итте.

Аның сөйгәне - француз миллиардеры Антуан Арно. Фотода Водянованың атсыз бармагында зур балдак булуы күренә.

«Бу бик яхшы ел булды. Киләсе елны да туганнарыбыз, якыннарыбыз белән бәйрәм итәсе килә», — дип яза ул.

Комментарийларда кияүгә чыгу турында сүз кузгатканнар. Наталья якын арада миллиардер сөйгәненә кияүгә чыгасын әйтә. Арно белән Наталья 2011 елдан бирле бергә, аларның ике баласы - Максим белән Роман үсә инде.

Наталья Водянова — модель, актриса, җәмәгать эшлеклесе. 2011 елда ул беренче ире — Британия аристократы Джастин Тревор Беркли Портман белән аерылышты. Бу ире белән Натальяның өч баласы бар. Алар Лукас Александр, Не́ва, Виктор.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар