Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш бүлмәле фатирда самогон аппараты шартлап, балалар һәм аларның ата-анасы имгәнгән

10 һәм 11 яшьлек ике бала, хатын-кыз һәм ир-ат пешеп беткән.

news_top_970_100
Биш бүлмәле фатирда самогон аппараты шартлап, балалар һәм аларның ата-анасы имгәнгән
"Татар-информ" архивы

29 апрельдә Иркутск өлкәсенең Түбән Илим районындагы Яңа Игирма бистәсендә биш катлы йортта көпә-көндез шартлау тавышы яңгырый. Күрше-күлән тизрәк урамга йөгереп чыга. Беренче каттагы биш бүлмәле фатир тулысынча диярлек җимерелеп беткән була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Бүлмәләрнең барысында да тәрәзәләр ватылып беткән, стеналар кап-кара, фатир эчендә мәхшәр була.

Көндезге икеләр тирәсендә 44 яшьлек хуҗа ир-ат самогон кайнатырга тотына. Бу вакытта өйдә аның өч баласы һәм хатыны була. Шул чакта самогон аппараты шартлый.

«Шартлау вакытында фатирда бише кеше — ике олы кеше һәм өч бала була. Аларның барысын да Игирма хастханәсенә илттеләр. 10 һәм 11 яшьлек ике бала, ир белән хатын 1-2 дәрәҗәдә пешкән. Хуҗа бик каты имгәнгән», — дип сөйләгәннәр өлкә буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Бу гаилә яхшылар рәтендә, бернинди хисапта да тормый. Күрше-күлән имгәнмәгән. Башка фатирларга да, йортка да зыян килмәгән. Фаҗига сәбәпләрен экспертлар ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100