Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш айлык бала белән ананы крокодил су астына алып киткән

Һәлак булган хатынның икедән ун яшькә кадәрге өч баласы ятим калган.

news_top_970_100
Биш айлык бала белән ананы крокодил су астына алып киткән
Африкадагы Уганда илендә кечкенә бала белән хатынны крокодил су астына өстерәп алып кереп киткән. Бу турыда The Daily Monitor басмасына сылтама белән, РИА Новости хәбәр итте.

Биш айлык баласы белән ана Альберт күленә суга барган. Күл тирәсендәге кешеләр крокодил килгәнен күреп, качып өлгергән.

“Җирле халык хатынны коткарырга тырышты. Ләкин аларның тырышлыгы файда китермәде. Крокодил хатын гәүдәсе белән су астына кереп китте”, - дип сөйләгән бу хәлне күреп торган кеше.

Хатынның һәм баланың мәетләрен тапмаганнар. Һәлак булган ананың икедән ун яшькә кадәрге өч баласы ятим калган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100