news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бишесе дә пешкән». Ир-ат элеккеге хатынын һәм дүрт баланы тереләй яндырырга маташкан

news_top

Иркутск өлкәсендә яшәүче ир-ат элеккеге хатынын һәм 4 баланы тереләй яндырып үтерергә маташкан. Аңа карата җинаять эше ачылган. Бу турыда РЕН ТВ Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, әлеге хәл Балаганск бистәсендә була. Шәхси йортта ир-ат элеккеге хатыны белән талаша. Аннары ир-ат бензин салынган канистра ала һәм бүлмәдә идәнгә сибеп, ут төртә. Ир-ат үзе чыгып кача.

Хатын-кыз 4 баласын чак кына коткарып кала. Алар бергә өйдән чыга һәм экстрен хезмәтләр чакыра. Бишесе дә пешкән, аларны хастаханәгә салганнар.

Ир-ат тоткарланган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар