Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбисенең хәлен белер өчен, оныгы «кызыл зона»га керү җаен тапкан

Ир-ат авыр хәлдә ятучы әбисен табиблар карамаган дип саный.

news_top_970_100
Әбисенең хәлен белер өчен, оныгы «кызыл зона»га керү җаен тапкан
https://pixabay.com

Томск ковид-хастаханәсендә ятучы әби янына реанимациягә оныгы кергән. Юлия Федоровна исемле әби бик авыр хәлдә, сөйләшә алмый, табиблардан үзе ярдәм сорый алмый, дип сөйли ир-ат. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Юлия Федровнаның оныгы әбисен табибларның ваемсызлыгыннан коткару өчен тырыша. Ул хастаханә янында торган реанимация бригадасыннан саклагыч костюм сатып ала. Аннары шуны киеп, терапевт-табиб булып кыланып, клиникага керә. Әбисен эзләп таба.

Әбинең үпкәләренең 18 проценты зарарланган. Оныгы килгәндә карчык тизәкләрендә ята, аны каты иттереп бәйләп куйганнар, кислород битлеге дә бирмәгәннәр, диелә.

«2013 елда аңа Альцгеймер авыруы диагнозы куйдылар. Өч-дүрт ел элек хәле тагын да катлауланды. Ул тулысынча хәтерен югалтты. Узган җәйдә исемен хәтерли иде. Болай ул беркемне танымый. Ул дәшми. Анда Альцгеймерның соңгы стадиясе. Миңа психиатр шулай диде», — ди Сергей исемле ир-ат.

Сергей сүзләренчә, ул хастаханәгә кергәнче, башта шалтыратып, әбисенең хәлен белешергә тырышып караган. «Мин әбинең хәлен сораштым. Ул „Зарланмый“, диделәр. „Сез ахмакмы әллә“, дидем. Ничек инде ул үзе турында әйтә алсын», — ди Сергей.

Сергейга әбисе янына палатага керергә бер кеше ярдәм иткән. Ул әбисен күргәч, куллары салкын, аяклары бик эссе булуын абайлап алган. «Температурасын үлчәргә сорадым. Ул (шәфкать туташы) контактсыз гына градусник алды да, кулдан үлчәде. Анда 36,7 иде. Мин „терекөмешлене алыгыз“ дидем. Аны култык астына куеп үлчәгәч, 39,8 булуы ачыкланды», — ди ир-ат.

Ул әбисенең гомер буе мәктәптә укытучы булып эшләвен, намуслы иттереп тәрбияләвен әйтә. «Миндә аныкы кадәр намус булмады инде. Кеше хаталанырга да мөмкин», — ди Сергей.

Хәзер ул Мәскәүгә килгән, Тикшерү комитетына, прокуратурага, Президент администрациясенә гариза язган.

Юлия Федоровна белән бергә ятучы күрше хатын «табиблар ваемсызлыгыннан оныгы коткарган» әби вакыйгасы турында икенче фикер әйтә.

Аның сүзләренчә, хастаханәгә килгәндә Юлия Федоровна бик начар халәттә була, аның тәнендә ятып торудан бозылган урыннар була. Аларга карагач, әбине айлар буе тәрбияләмәгәннәр дигән фикер туа, ди ул.

«Мин [Юлия Федоровна] килгәнен хәтерлим. Оныгы дип аталган кеше „әбине китердем, тик аны начар карыйлар“ диде. Ә ул вакытта әбине карыйлар иде. Ул килгәндә бик начар хәлдә иде — аның тәне бозылган, яралары бар. Аны айлар буена тәрбияләмәгәннәр инде», — ди бу хатын.

Аның фикеренчә, оныгы бу провокацияне пиар өчен ясаган. Җәнҗаллы видеоны төшергәннән соң ул хастаханәдә башка күренмәгән, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100