news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әбисенең даруларын ашап өч яшьлек кыз үлгән, дүрт яшьлек малай авыр хәлдә

Бер хатын дүрт баласын дачага алып килгән. Ике бала әбинең сумкасын актарып, дарулар табып алган.

news_top
Әбисенең даруларын ашап өч яшьлек кыз үлгән, дүрт яшьлек малай авыр хәлдә
Мәскәү янындагы Солнечногорский районында 9 августта өч яшьлек бала әбисенең даруларын эчеп үлгән. Бу турыда төбәк буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Өч кыз һәм бер малайны әниләре дачага әбиләре янына алып килгән. Дүрт бала дача йортында булган. Олылар һәм ике кечкенә бала чыгып киткәч, бүлмәдә калган кыз белән малай әбинең сумкасын актарган. Балалар сумкадан дару сәдәфләрен табып алып, ашаган.

Берникадәр вакыттан соң, балаларны идәндә аңсыз яткан килеш табып алганнар. "Ашыгыч ярдәм" килеп җиткәнче, өч яшьлек кыз бала җан биргән. Дүрт яшьлек малай бик авыр хәлдә хастаханәдә ята. Аның гомере саклап калу өчен табиблар тырыша.

Әлеге гаилә яхшы исәптә булуы билгеле. Хәзерге вакытта суд-медицина һәм башка тикшерү экспертизалары оештырылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар