Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Самирга иптәш кирәк» – Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовлар бишенчесен көтә?

news_top_970_100
«Самирга иптәш кирәк» – Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовлар бишенчесен көтә?
https://vk.com/tatbizshow

ВКонтакте челтәрендәге «Подслушано/ Тат-шоубиз» төркемендә җырчы гаиләнең соңгы видеоларының берсеннән скриншот ясап: «Фото нәрсә турында икәнен аңладыгызмы?» – дип язып, интрига ясаганнар.

Анда, имеш, Илдар Гүзәлдән: «Тагынмы?» – дип сорый. Гүзәл исә: «Юк, тагын түгел, ә кабат», – дип җавап бирә...

Әлеге фотосурәттә күзгә ташланган нәрсә: Гүзәлнең йөкле хатыннарныкын хәтерләткән буй-сыны. Бәлки, җырчының тәнгә сыланып торган фирәзә төсендәге озын күлмәге генә аны шулай түгәрәкләнгән итеп күрсәтәдер. Ләкин «Подслушано/ тат-шоубиз» төркеменең язылучылары бертавыштан диярлек, җырчы гаилә янәдән бала алып кайта икән, дигән фикергә килгән.

«Бишенчесен көтәләрдер», «Аларга ярый, аларның балаларны тәрбияләп, тәэмин итәргә мөмкинлекләре бар, хәлләреннән килә», «Алар бит алдан ук биш бала телибез, дигәннәр иде», «Дүрт айлык бар бугай инде», «Афәрин диясе генә кала», «Самирга иптәш кирәк. Яңа елга бүләк булыр, Аллаһ боерса», – дип язганнар.

«Кая хәзер бала тапсын инде, быел кырык яшь тулды түгелме соң Гүзәлгә», «Дүрт бала тапканнан соң калган корсак кынадыр ул. Хәзер бары тик андый күлмәкләр кимәскә генә кирәк инде», – дип бу «яңалык»ны инкарь итүчеләр да булган.

Җырчының башка фотоларына да ишарәләп: «Менә монда да пион чәчәкләре белән корсак өлешен каплаган. Бик шикле шул», – дип язган берәү, янган учакка утын өстәп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100