Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бишенче тәгәрмәч (Кәрим Кара)

news_top_970_100

Арбага дүрт тәгәрмәч җитә. Бишенчесен кайда урнаштырасың? Анысы артык, кыскасы. Кешеләр турында да кайчакта бу гыйбарәне кулланалар. Була андый адәм, кайда да урын таба алмыйлар үзенә. Нинди эшкә алынмасын, бер кыек ягын китереп чыгара. Көрәк алса – сабын сындыра, кадак какса – бармагына суга. Андый кешеләр мөһерле төсле. Ерак юлга чыксаң, андыйларга очрамаганың хәерле.

Бар иде безнең авылда шундый адәм. Хәйбулла исемле. Кыскартып, Хәйбүш кенә дип җиффәрә идек. Менә шул мәңге «ботаклы-чатаклы» булды. Бала чактан читкә тибәрә идек без аны. Уен вакытында синең төркемеңә эләксә – бетте диген инде. Барыбер җиңеләсең. Әле болай гына арттан ияреп йөрсә дә табылып тора иде аңа. Иске фермага уйнарга барып керәсең, ул чәрелдәп кычкырып җибәрә, тутлы кадакка баскан, имеш. Балык каптырганда кармагын бәрә, кармагы уралып килеп, балтырына эләгә. Ачулар килә иде инде аңа шул хәтле. Тора-бара, малайлар гел эткәли-төрткәли башладылар үзен. Очаларын ялтыратып суга йөгереп кереп китә бу, арадан бер көчлерәк малай тегенең трусигының бер балагын төйнәп куя. Яхшы төен килеп чыга, ул вакытта кара сатин трусиклар тубыкка төшеп торалар иде. Бу төенне «каз боты» дип йөрттеләр безнең якларда. Ни өчен дигәндә, кул белән генә чишә алмыйсың андый төенне, өстәп, суга тыгып та алынган булса. Тешләрне эшкә җигәргә туры килә, кайчакта елый-елый кимерәсең, кеше-фәлән күрмәсен дип, тубыкларны кыскалап. Баштан үткән, мәгәр һич тә ошатмадым мин ул «каз ботларын». Ну шуның ише этлекләр адым саен сагалый иде Хәйбүшне. Әмма эт каешы иде үзе, үпкәләмәс, күз яше күрсәтмәс. Һаман арттан тагылып йөрер. Мәктәптә укыганда иң авыр өй эшләрен аннан сорыйлар иде. Бер тапкыр да диктант язганда чирләп килми калганы булмады аның.

Егет чорына кергәч тә үзгәрмәде ул. Кара сакалың артыңнан гел ияреп йөрер, диләр бит. Гел авызын ерып, кысылып йөреп ятты безнең арада шунда. Нишлисең, урыс әйтмешли, «своя собака», куалап җибәреп булмый. Аның аркасында ничә тапкырлар олылардан эләкте инде безгә. Качып-посып кына тәмәке кабызасың, ул башкалар белән беррәттән авызына каба да буылып йөткерергә тотына. Шулкадәр тавышка берәр үтеп баручы табыла инде, кызыксынып борыла безнең якка. Ә боты буе бала-чага монда ут белән уйный, янгын-фәлән чыгарсалар? Хәлең бетеп чабасың инде арттан кычыткан болгап йөгергән берәр абзыйдан. Ә Хәйбүшкә әйтеп ни файда, үзгәрәсе юк инде аның. Үзенә дә шактый «өлеш чыга» иде язмышына язылган булгач. Мисал өчен, ике үсмер клуб артында бер кыз өчен бәхәскә керделәр, ди, әтәчләнеп, бер-берсе өстенә менеп баралар. Без кызык карарга тирәләп басканбыз, әлбәттә, кем кемне түбәләр дип, кул сугышабыз. Шул чак бүксә Хәйбүш түгәрәктән аерылып чыга, мунча ташына тиң кызган егетләр янына килеп, тегеләрне татулаштыра, янәсе.

– Куегыз әле, дуслар, юкка сүз көрәштермәгез. Ул кыз өчен йодрык астына керергә. Артык җире юк, йөргән була шунда… – дип, үзенчә тынычландырга егетләрне.

Ә тегеләр кыз турында шундый сүзләр ишеткәч, кинәт берләшеп китәләр, күз акайтып, Хәйбүшкә борылалар.

– Сез, нәрсә, дуслар, мин бит сезне уйлап… – дип нәрсәдер аңлатырга тырыша Хәйбүш, ләкин егетләрнең каннары кайнаган. Он-талкан ясыйлар ачудан Хәйбүшне. Бите-башы күм-күк булган Хәйбүшебез берничә көн урамга чыкмый өйдә генә бикләнеп ята.

Әнә шундый кирәкмәгән җиргә кысыла торган холкы бар иде аның . Берәр тапкыр булса да аның шәпләнүләре уңай нәтиҗә китерсә икән! Кызлар арасында да кадере булмады, барысы аңа, көлеп, өстән карадылар. Мин бу мескенгә карап, «буйдак булып картаер инде» дип уйлый торган идем. Ниндидер сәбәп белән, ичмасам, армиягә дә алмадылар үзен. Бәлки, хезмәт иткән булса, ныгынып, җитдиләнеп, үзгәреп кайтыр иде. Икенче яктан караганда, әллә алмаулары да яхшырак булгандыр. Анда да берәр тарихка эләгеп, кирәкмәгән кнопкага басып, әллә бөтендөнья сугышы китереп чыгарыр иде, һич булмаса, Татарстан дәүләтен күккә очырыр иде. Әнә шундыйлар тарихта эз калдыралар бит ул, гадәттә.

Минем юрауларым хата булган икән. Өйләнде бит Хәйбүшебез. Шартына китереп, туйлар ясап килен төшерде. Килен ни җитте кеше түгел иде. Күрше авылдагы сельпо рәисенең кызы Әлфирә. Шунысын да өстәргә кирәктер, кыз үзенчәлеклерәк иде. Әлфирәнең уң аягы туганнан кыскарак, шуңа ул чатанлап йөрде, сул күзенең бәбәге, агарып, гел офыкка карап тора иде. Шуңа бу кызга туры карау бераз күңелне кузгата иде. Ни әйтсәң дә хатын-кыз заты бит инде. Кушылып яшәп киттеләр болар. Бабай кеше матди яктан интекми иде, бар туй расхудларын үзе күтәрде.

Әнә шул кылый Әлфирәне кара әле син. Үзенең нинди икәнен белә торып, Хәйбүшне идән чүпрәгенә тиңләде, тәмам кол ясады бичараны. Сыерын да сауды ир, керен дә юды. Дөрес булса, коймак та пешерә, дип сөйлиләр иде. Кыскасы, кадере булмады. Алай да бер-бер артлы 2 кыз тапты аннан Әлфирә. Кызларны да әтиләренә хөрмәт белән карага өйрәтмәде, үзе баш, үзе түш булды. Балалар Хәйбүшнең сүзләрен колакларына да элмәделәр. Алай гынамы соң. Мәсәлән, кайтып әйтәләр кызлар, иртәгә мәктәптә ата-аналар җыелышы буласы икән. Хәйбүш дәртләнеп китә. Ул да бит ата кеше, ул да бит балалар үстерә! Ә кызлар ике тавышка кычкырып чыгалар:

– Барма! Йөрмә кыяфәтсез йөзеңне күрсәтеп! Кеше көлдермә! Классташ кызлар ни әйтер? Син барсаң, без мәктәпкә аяк басмыйбыз...

Башка сүз кузгатмый инде Хәйбүш, үз эченә йота кичерешләрен. Өйдә дә шундыйрак караш иде аңа. Минут саен һәр хәрәкәтен күзәтеп тордылар үзенең. «Анда утырма, монда кагылма, ватарсың… Зур якка үтмә, өстеңнән чүпләрең коела. Ул тастымалга кулыңны сөртмә...» Күп инде, санап китсәң.

Шунысын да әйтәм: сәбәпсез түгел иде аңа булган карашлар. Мәсәлән, бригадир кушуы буенча, моның бакчасына сука таккан трактор бәрәңге җирен сөрергә килеп тә керә – шып туктый. Минут элек гөрләп эшләп торган трактор. Кышкы урманга моңа утын кайтарырга баралар, тигез урында батып, ахмалга төшеп, төн җиткәч кайтып керәләр. Әллә берәр шайтаны булды инде шуның, баш җитмәс хәлләр була иде аның белән.

Көтмәгәндә, фаҗигале үлем белән үлде Хәйбүш. Эссе җәй көне, бар авыл халкы яланда печән киптерә, печән җыя. Авылда «комнары коелган» картлар да бала-чага. Менә шундый кызу көнне Хәйбүш, ашыгып, авылга кайткан. Эшендә тагын берәр уңышсызлык булгандыр инде. Авыл читендәге өйгә якынлашкан бу. Тәрәзәдән сыек кына төтен күтәрелгән төсле. Урам буш, адәм заты юк. Ничә көннәр инде яңгыр тамчысы төшмәгән, аяк астындагы җир гөлтләп кабынырга тора. Хәйбүш уңга-сулга карганчы, урам як тәрәзәләрдән ялкын телләре бәреп чыккан. Ә бу өйдә өч балалы ялгыз хатын Сабира көн итә. Үзе яландадыр, ә балалары? Ике уйлап тормый Хәйбүш, ялкын эченә ташланган. Төтенгә тончыгып, ялкында янып, ничә тапкырлар кереп, өч баланы да исән-аман алып чыга алган ул. Ул арада пожаркада утырганнар шәйләп калганнар янгынны, чаптырып килеп җиткәннәр. Кешеләр җыелып киткән. Корымга буялган балаларны кадерләп күршеләргә урнаштырганнар. Күлмәк-ыштаны сыдырылып төшкән, чи итләре кызарып күренеп торган Хәйбүшне больницага озату чарасын күргәннәр. Әмма соң булган инде, тәненең күп өлеше янган мескеннең. Алай да үләр алдыннан һушына килеп, соңгы сүзләрен әйтеп өлгергән.

– Самый вакытында күреп калдым. Ярый өлгердем, бик вакытлы йөргәнмен. Балалар исәндер бит? – дигән дә мәңгегә йомган күзләрен.

Шуннан соң безнең авылда Хәйбүшне олылаган кебек башка беркемне дә олыламыйлар. Ир-атлар берәр тапкырлык, осталык, шәплелек кирәк булган эшкә алынырга теләсәләр, авыр сулап куялар:

– Их, бу очракта Хәйбүш булса иде ул! – диләр.

Әле күптән түгел Хәйбүш хатынының бригадир белән әрепләшкәне колакка салынып калды. Балалар хакында иде шикелле сүзләре.

– Хәйбулла кызлары булалар алар, белеп тор син шуны! Син Хәйбулланың кисеп бәргән тырнагына да тормыйсың! –дип күкрәк киереп нидер сөйли иде Хәйбүш хатыны.

Боларга өстәп тагын шуны гына әйтәсе килә. Тәңре бу җиргә адәм балаларын хикмәт белән җибәргән. Бер җанга да кул селтисе, бер кешедән дә өмет өзәсе түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100