Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бишенче класс укучысы укытучы күз алдында өченче класс укучысын кыйнаган

news_top_970_100
Бишенче класс укучысы укытучы күз алдында өченче класс укучысын кыйнаган

Түбән Каманың 31нче мәктәбендә 5 класс укучысы 3 класс укучысын коридорда кыйнаган. Ул аның башына суга, башына тибә, буа торган алымнар куллана.

Кызның әнисе полициягә гариза язган, ул укытучыларны гаепли. Посттан аңлашылганча, бу хәл сишәмбе, 24 сентябрьдә төштән соң булган. Бу хәлне кемдер видеога төшереп торган.

«Малай аның башына суга, чәчен тарта, буа. Аннары башына тибә. Болар барысы да педагог күз алдында булган. Ул узып китә, бернинди ярдәм күрсәтми. Мәктәптә кызыма медицина ярдәме күрсәтмәгәннәр. Аны ялгызын гына өйгә кайтарып җибәргәннәр. Хәзер минем кызым, баш мие селкенеп, стационарда ята. Полициягә гариза яздым. Бу инцидентны контрольгә алуны сорыйм, педагогларның, минем кызымны кыйнаган малайның гаиләсен тикшерүне сорыйм», – дип язган баланың әнисе Регина М.

Полиция бу эшне тикшерә башлаган. «Татар-информ» хәбәр итүенчә, районның матбугат хезмәте, бу вакыйгага башлангыч класслар укытучысы Эльвира Җиһаншина «оператив реакция күрсәткән, фельдшер ярдәм иткән», дип яза. Матбугат хезмәте конфликтның уенчык бүлә алмау аркасында килеп чыгуын хәбәр итә. «Тикшерү бара, бу хәл балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор һәм ата-аналар катнашында тикшереләчәк», – дигән матбугат хезмәте.

Социаль челтәрләрдә бу вакыйга зур шау-шу куптарды. Күпчелек ата-аналар кызны кыйнаган малайны гаепли һәм, ни өчен укытучы балага ярдәм итмәгән, дигән сорау куя. Дөрестән дә, укытучы малай кызның башына типкәч кенә кычкыра. Аннары ул идәндә утырып торган кыз янына килми. Укытучы баланы ерактан күрмәгәнме, анысы билгеле түгел.

«Укучылар төркем белән басып торалар – берсе дә катышмый»; «Без кая таба тәгәрибез?»; «Чәчләрем үрә торды. Мескен кыз»; «Нигә укучылар, укытучылар катышмый, баланы мәктәпкә җибәрү куркыныч», – дип язалар. Малайның исемен язучылар, аның урамда пычак тотып йөрүе турында хәбәр итүчеләр дә бар.

Үзләрен шушы мәктәптән дип язган кешеләр (бу дөресме-юкмы икәне әлегә билгеле түгел), малай башкаларны да кыерсыткан, дип яза. Кайбер ата-аналар исә, кыз сугышны беренче үзе башлаган, малайга типкән, дип язалар. Шулай ук: «Малайны акламыйм, әмма теләсә кайсы вазгыятьтә ике як та гаепле. Мондый хәлгә баруның сәбәбе нинди?» – дип сораучы да бар. «Ә бәлки, ул аны беренче булып кимсеткәндер, бәлки, суккандыр? Нигә аңа карата гына аерым мөнәсәбәт булырга тиеш?» – дип, ачыктан-ачык кызның үзен гаепләүчеләр дә бар.

Регина әйтүенчә, бу сугыш пластилин аркасында башланган. Ул, укытучы ярдәм иткән, дигән белән килешми. Регина кызының хастаханә палатасындагы фотосын урнаштырган.

Малай кыздан пластилинны бирүне сорый, кыз бирмәгән. Ата-аналар төрлечә фикер йөртә: кайберәүләре, андый сугыш чукмарларының сүзләрен тыңларга һәм үзеңне сакларга, ди, кайберәүләр исә, бу – аларның агрессиясе тагын да артуга гына китерә, һәм алар инде алга таба пластилин гына түгел, башка зуррак әйберләрне таләп итә, диләр.

«Балаларның рәхимсезлеге шаккатыра. Ярар, малайлар сугышса инде, анысы була, әмма кызны кыйнау, аннары башына тибү – финиш. Димәк, баланың тәрбиясе – ноль, аның әти-әнисе кем икәненә карарга кирәк. Гомумән, балаларга бик күп әйбер рөхсәт ителгән, алар үзләрен король кебек тота. Ә педагоглар кая караган? Аларны аера алмаганнармы? Димәк, битараф калганнар. Аңлашыла, алар куркынган, әмма малайга нидер әйтсәләр, эшләсәләр, аларның үзләренә эләгер иде. Мондый очракта хокук саклау органнары педагоглар ягында булырга тиеш. Алайса балалар бөтенләй аздылар», – дип фикер йөртә «Именно Шулай» телеграм-каналында блогер Рәсим Хаҗиев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100