Бердянск шәһәрендә 2 нәни баланы үтерергә маташучыларны тотканнар. Алар сабыйларны бер-бер артлы бишенче кат тәрәзәсеннән урамга ыргыткан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Фаҗига 21 майда була. 1 яшьлек кыз һәм 3 яшьлек малай бишенче каттан егылып төшә. «Җинаятьтә шикләнелүчеләр – ир-ат һәм аның белән яши торган хатын. Хатынга үз әнисе 2 баланы карарга калдырып тора», – дигәннәр Тикшерү комитетында.
Ир белән хатын фатирда була. Алар сабыйларны карап торасы урынга, хәмер эчәләр. Аннары исерек ир белән хатын сабыйларны бишенче кат балконыннан урамга ыргыта.
Балалар кычкырышкан тавышка полиция хезмәткәрләре, алар артыннан «ашыгыч ярдәм» бригадасы килеп җитә. Балаларны хастаханәгә алып китәләр. Хәзер аларның гомеренә куркыныч янамый.
Балаларны үтерергә маташучы ир белән хатын тоткарланды, дигән ведомствода.