Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбисенә машина алырга хыялланучы Минзәлә үсмере «Ты супер!» тамашасында шаккатырды

Данила Новиковның әнисе авариягә очраган машинадан үрмәләп чыгып барганда, ярдәм итәргә тукталган йөк машинасы прицебы астында калып һәлак булган.

news_top_970_100
Әбисенә машина алырга хыялланучы Минзәлә үсмере «Ты супер!» тамашасында шаккатырды
https://pixabay.com

НТВ каналында «Ты супер!» халыкара тамашасының дүртенче сезоны башланды. Биредә әти-әнисе тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм ятим балалар чыгыш ясый.

Жюрида Игорь Крутой, Алексей Воробьев, Дина Арбенина һәм Елка утыра. Бәйгедә Россия, Украина, Беларусь, Грузия, Абхазия, Кыргызстан, Молдова, Азәрбайҗан һәм Эстониядән 58 бала катнаша. Алар арасында Татарстанның Минзәлә шәһәреннән 14 яшьлек Данила Новиков та бар. Ул «баеп, әбисенә машина алып бирү» хыялы турында әйтә.

Чыгышы алдыннан Данила әбисе белән яшәвен сөйләде. Ул әнисен хәтерләми. «Әнием миңа берничә ай булганда авариягә очраган. Ул авариядә җимерелгән машинадан үрмәләп чыга. Ул КАМАЗ машинасын туктата. Шул чакта ярдәм итәргә тукталырга җыенган йөк машинасының прицебы аның өстенә ава. Әни шулай һәлак була», — дип сөйли Данила.

Әтисе исә аерым яши. Ул улына бөтенләй булышмый. Башта ул улы янына кергәләп йөри, мотоциклда йөртә. Тик аннары ул бөтенләй югала. «Мин аннан туган көнемә телефон алып бирергә сорап язган идем. Ул миңа иң арзанлы телефонны җибәрде», — ди Данила.

Данила Новиков Филипп Киркоров репертуарындагы «Марина» җырын башкарып, бар жюрины да, тамашачыларны да таң калдырды. «Текә егет», — ди бар кеше дә. Карап торышка кечкенә генә күренгән Даниладан барысы да нечкә тавыш белән җырлавын көткән булган, ә ул чын ирләрчә калын тавыш белән җырлады, хәрәкәтләре белән бар кешене елмаерга мәҗбүр итте.

Жюри әгъзалары барысы да Данила өчен яшел төймәгә басты. Аннары Данила жюри әгъзаларын кочаклап чыкты. Елка да, Диана Арбенина да аның каты итеп кочканын аңлатты. Данила Диана Арбенинаны үбеп тә алды. Егет бик ачык һәм беркатлы булуы белән бар кешенең күңелен яулады.

Ярымфиналга чыгучылар исемлеген атаганда Елка иң беренче итеп Данила Новиковны атады. Данил йөгереп килеп Елканы кысып кочаклады, үбеп тә алды. Шулай итеп, Татарстан егете «Ты супер!» тамашасында ярымфиналга чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100