Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әбисе киемсез генә чыгарып җибәргән». Өй ачкычын югалткач, нәни малай өшеп үлә язган

Бала хәзер үзе белән ни булганын хәтерләми.

news_top_970_100
«Әбисе киемсез генә чыгарып җибәргән». Өй ачкычын югалткач, нәни малай өшеп үлә язган
https://pixabay.com

29 декабрьдә кич белән соң гына Ижевск шәһәренең Машина төзүчеләр районында урамда аңсыз ятучы бала табыла. Аның өс киеме булмый. Баланы хастаханәгә илтәләр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Удмуртиядә бала хокуклары буенча вәкил Ольга Авдеева сүзләренчә, 11 яшьлек малай кич белән өйгә кайта һәм өй ачкычын югалтуын ачыклый. Әбисе малайны ачкыч эзләргә чыгарып җибәрә. Ул подъезд янын карап керергә куша. Бала озак кайтмый торгач, әби борчыла. Аннары әбисе һәм анасы баланы эзләргә чыгып китә.

Әби белән әни баланы тапмагач, полициягә мөрәҗәгать итәләр. Өшеп беткән баланы биредә яшәүчеләр таба.

Табиблар баланың гомере өчен куркуга кала, бәхеткә, малай 30 декабрьдә аңына килә. Хәзер аны өенә кайтарып җибәргәннәр. Баланың җитди травмалары ачыкланмый.

«Бу — могҗиза, бала шактый тиз аңына килде, җитди зыян күрмәгән. Малай үзе белән ни булганын, ни сәбәпле өс киемсез генә урамда булуын да хәтерләми. Тикшерү бара», — дигән Ольга Авдеева.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгату турында карар кабул ителәчәк. Бала белән психологлар эшли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100