Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әбисе буган, бабасы яна торган мичкә тыккан». Нәни малайны вәхшиләрчә үтергәннәр

Үз оныгын үтергән ир-атны суд карары буенча иреккә чыгаргач, җәмәгатьчелек ризасызлык белдерде һәм кабат суд булды.

news_top_970_100
«Әбисе буган, бабасы яна торган мичкә тыккан». Нәни малайны вәхшиләрчә үтергәннәр
https://pixabay.com

Россия Югары суды Хакасиядә яшәүче Александр Миягашов исемле ир-атка карата җинаять эшенә нокта куйды. Ул ике ел элек хатыны белән бергәләп бер яшьлек оныгын вәхшиләрчә үтергән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Хакасиянең Харой авылында 2019 елның гыйнвар азагында 47 яшьлек Александр Миягашов һәм аның хатыны Жанна бер яшьлек оныкларын карап тора. Баланы әби белән бабай янына анасы китерә. 29 гыйнварга каршы төндә бала елый башлый һәм исерек ир белән хатынга йокларга бирми.

Бала тынычланмагач, әби малайның муенын бармаклары белән кыса. Берничә минуттан бала елаудан туктый, хәрәкәтләнми башлый. Үлде дип белеп, Жанна баланы Александрга тоттыра һәм үзе йокларга ята. Ир-ат исә оныгын яна торган мичкә тыгып куя. Баланың анасы икенче көнне кунактан кайта. Ул баласының янган мәете калдыкларын мичтә табып ала.

Җинаять эше ачыла, Александрга карата «Үтерү» маддәсе буенча гаепләү белдерелә. Чөнки экспертиза баланың югары температура тәэсирендә үлүен ачыклый. Жаннага карата «Үтерергә маташу» маддәсе буенча гаепләү белдерелә.

Аларның икесен дә СИЗОга озаталар. Сорау алганда ир белән хатын гаепне бер-берсенә ыргыта, аннары барысын да сөйләп бирәләр һәм тикшерү белән хезмәттәшлек итә башлыйлар. 2019 елда уд процессы башлана. Ир белән хатын тагын гаепне бер-берсенә күчерә башлый.

Александр Миягашовта хроник эчкечелек була, психикасы белән дә проблемалар килеп чыга. Экспертиза аның җинаятьне аңлап кылуын раслый. Хатынга карата да шундый ук нәтиҗә чыгаралар.

2020 елның гыйнварында Хакасия Югары суды Миягашовларны гаепле дип таба. Жаннаны тугыз елга гомуми режимлы колониягә, Александрны 15 елга каты режимлы колониягә озаталар.

Миягашовлар хөкем карарын бик катгый дип таба һәм апелляциягә бирәләр. 2020 елның маенда суд Жаннага карата хөкем карарын үз көчендә калдыра, ә Александр эшендә «саксызлык аркасында үтерү» маддәсенә үзгәртәләр.

Судья фикеренчә, ир-ат оныгын үтерергә теләмәгән, үлгән дип белеп мичкә ыргыткан. Аның срогын ун тапкырга киметеп, ел ярым колониягә үзгәртәләр. Бу вакытын СИЗОда уздырганга күрә, Александр иреккә чыга. Бу хәлдән соң җәмәгатьчелек ризасызлык белдерә. Генпрокуратура вердиктка карата дәгъва белдергәч, былтыр декабрь азагында апелляция эше башлана. Хәзер Россия Югары суды Миягашовны үтерүдә гаепле дип таба һәм 15 елга каты режимлы колониягә озата.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100