Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбисе белән генә яшәүче Чаллы кызы «Ты супер» тамашасында жюрины таң калдырган

12 яшьлек Анастасия Маннапова тамашаның икенче турына узган.

news_top_970_100
Әбисе белән генә яшәүче Чаллы кызы «Ты супер» тамашасында жюрины таң калдырган
НТВ каналындагы видеодан скриншот

12 яшьлек Чаллы кызы Анастасия Маннапова ТНТ каналында барган «Ты супер!» тамашасында «Как жизнь без весны» композициясен башкарып, жюрины таң калдырган. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә.

«Татарстанга мәхәббәт аңлатасым килә. Минемчә, син идеаль җырладың. Син Татарстанның киләчәге», — дип мактаган яшь талантны композитор Игорь Крутой.

Әнисе ана хокукларыннан азат ителү сәбәпле, Настяны әбисе Людмила Богина тәрбияли. Кыз әнисе белән бик сирәк кенә күрешә. Тормышындагы авырлыкларга карамыйча, Настя яхшы билгеләренә генә укый, матур итеп рәсем ясый. Ә вокал белән Анастасия 4 яшеннән бирле сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә.

Оныгының чыгышын сәхнә артында шатлык күз яшьләрен тыя алмыйча әбисе дә караган. 

Искә төшерәбез, 5 сентябрь көнне НТВ телеканалында «Ты супер» халыкара вокал проектының яңа сезоны старт алды. Анда Россиянең 27 өлкәсеннән килгән, авыр язмышка дучар булып та, аны яхшы якка үзгәртә алган балалар катнаша. Әлеге проектта инде бик күп яшь йолдызлар җырлау сәләтләрен ачты һәм музыкаль өлкәдә үзләренең беренче адымнарын ясады. Алар арасында яңа әти-әниле булучылар да бар. 

«Интертат» «Ты супер» тамашасы финалисты, Минзәлә егете, 15 яшьлек Данила Новиков турында да язган иде. Тамашада җиңү яулаганнан соң, яшь җырчыга бер бүлмәле фатир һәм тавыш яздыру аппаратурасы бүләк иттеләр. Әмма НТВ каналы журналистлары китү белән фатирны кире тартып алмакчы булдылар. Зур җәнҗал чыкканнан соң гына Данила фатирлы булу бәхетенә ирешә алды.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100