news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бишбүләк районында көчле яңгырлардан соң бакчаларны су баскан

news_top
Бишбүләк районында көчле яңгырлардан соң бакчаларны су баскан
https://www.bashinform.ru/

Башкортстанның Бишбүләк районында көчле яңгырдан соң бакчаларны су басып бетергән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, давыллы яңгырлар Ает авылына зыян китергән. Су торак йортларга кермәгән, бакчаларга җәелгән.

Бу хәл яңгыр сулары ага торган урыннар булмау сәбәпле килеп чыккан. Әлеге вакыйганы ведомство контрольгә алган.

Башкортстан Гидрометеорология үзәге белешмәсе буенча, соңгы атнада республикада бер айлык күләмдә явым-төшем булган. Моның сәбәбе – Каспий ягыннан килгән циклон, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар