news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бишбүләк авылында 3 һәм 5 яшьлек балалар белән аларның әбисе янып үлгән

news_top
Бишбүләк авылында 3 һәм 5 яшьлек балалар белән аларның әбисе янып үлгән
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Бишбүләк районында янгында ике бала һәм аларның әбисе һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига 22 мартта кич белән була. Габдулла Тукай урамында 2 катлы шәхси йортта янгын чыга. Янгын сүндергәндә 3 һәм 5 яшьлек ике бала, аларның 1957 елда туган әбисенең мәете табыла.

Бишбүләк авылында фаҗигадән соң Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең Бәләбәй районара Тикшерү бүлеге җинаять эше ачкан.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

«Башинформ» белешмәсе буенча, биредә күп балалы гаилә яши. Урынга коткаручылар килгәндә 10х10 үлчәмле йортны куе төтен баскан, ачык ут була. Йорт шлакблоктан ясалган, мансарда этажы бар.

Янгын чыккан чакта балаларның анасы игезәк сыңары булган бер баласы белән хастаханәдә ята, әтиләре вахтада эштә була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар