
Башкортстанның Ярмәкәй районы кешесенә һөҗүм итеп, аның автомобилен урлаганнар. Бу турыда Бәләбәй районы полициясенә хәбәр килгән. Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, полиция хезмәткәрләре урланган автомобильне Бишбүләк авылыннан ерак түгел тапкан. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Артыннан полицейскийлар килүен аңлап, машина йөртүче качарга тырышып караган, ләкин идарәне югалтып, кюветка очып төшкән. Авариядә машина йөртүче һәм 3 пассажир зыян күргән. Аларны хастаханәгә салганнар.
Якынча мәгълүматлар буенча, 4 кешедән торган төркем – 2 кыз һәм 2 егет – исерткеч эчемлекләр эчкәннән соң, өйләренә кайту өчен такси чакыртырга булган. 71 яшьлек ир аларны сораган адресларына китереп куйган, ләкин машинадан кызлар гына чыккан. 27 һәм 34 яшьлек егетләр йөртүчене буа, кыйный башлаган һәм аңа пычак белән янаган.
Җинаятьчеләр шофердан 10 мең сум акча алган һәм аның «Фиат Альбеа» машинасын урлап киткән, үзләре белән кызларны да алып киткән.
Полиция хезмәткәрләре автомобильне тапкан һәм артыннан куа башлаган. Җинаятьчеләр ерак китергә өлгермәгән.
Җинаятьтә шикләнелүчеләрне тоткарлаганнар. «Талау һәм урлау» факты буенча җинаять эшләре кузгатылган. Полиция аларның башка җинаятьләргә дә катнашы булу-булмавын тикшерә.
Видео: БР буенча Эчке эшләр министрлыгы