Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш яшьлек малайны үги әтисе һәм үз әнисе вәхшиләрчә үтереп ташлаган

news_top_970_100
Биш яшьлек малайны үги әтисе һәм үз әнисе вәхшиләрчә үтереп ташлаган
видеодан скриншот
https://kuban.sledcom.ru

Краснодар краенда 9 гыйнварда 5 яшьлек малайны үтерү турында эшне судта карадылар. Тикшерү версиясе буенча, баланы үз ата-анасы үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига былтыр 10 июньдә була. Малайның анасы Алена ул көнне волонтерларга һәм коткаручыларга мөрәҗәгать итә. Ул гаиләсе белән Кубань елгасы буенда ял итүләрен, Андрюшаның (баланың исеме үзгәртелә) песи ашатырга китүен һәм югалуын сөйли.

Ул чакта баланы бөтен Краснодар эзли. Ләкин баланың югалуы ялган булуы ачыклана. Тикшерү версиясе буенча, баланы үги атасы Сергей үтергән. Аны кулга алалар, Алена иректә кала. Ул авырлы була. Баласын тудыргач, Аленаны да кулга алалар. Аленаның яңа туган кызы Елизаветаның балалар йортына күчерәләр.

2022 елның мартыннан июненә кадәр баланы үги атасы һәм анасы шуклыгы, тәртибе, мәктәптәге өлгереше өчен даими рәвештә кыйнап тора. Тикшерү версиясе буенча, ир белән хатын каеш, агач массажер, электр шнуры белән баланы җәберли, аңа физик һәм психик газап китерә.

Фаҗига булган төндә Сергей Андрюшаның башына һәм гәүдәсенә агач массажер һәм зарядка шнуры белән 38 тапкыр суга. Аннары ата белән ана йокларга ята, имгәнгән бала вафат була. Иртән уянгач, ир белән хатын баланың үлүен күрә. Җинаять эзен яшерү өчен, баланың мәетен сумкага салып, Кубань елгасы буендагы урманга алып баралар. 10 июнь кичендә, баланың югалуын күрсәтеп тамаша уйнарга, елга буена барып утыралар. Бу турыда Краснодар крае буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр иткәннәр.

Баланы сумкага салып алып чыгып барган мизгелне видеокүзәтү камерасы төшереп алган.

«Хөкем ителүчеләр 9 июньгә каршы төндә хатынның нәни малаеның башына һәм гәүдәсенә төрле предметлар белән, аяклары һәм куллары белән суга, шуннан соң бала үлә», – дигәннәр Краснодар крае судларының матбугат хезмәтендә.

Суд Алена белән Сергейның сак астында булу вакытын озайткан. Киләсе утырыш 20 гыйнварда була, диелә хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Краснодар крае буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, ир белән хатын нәни баланы үтерү һәм балигъ булмаган балаларга карата башка җинаятьләре өчен гаепләнеп, суд каршына баскан.

29 яшьлек ир-ат һәм аның 32 яшьлек хатыны 5 һәм 11 яшьлек балаларын җәберләүдә, 5 яшьлек улының сәламәтлегенә уртача авырлыкта зыян китерүдә гаепләнә. Моннан тыш, хатын-кызга карата балигъ булмаган балаларын тәрбияләү вазифаларын тиешенчә башкармау һәм кырыс мөнәсәбәт өчен дә гаепләү белдерелгән.

Ир белән хатын 2019 елда танышкан, 2020 елда өйләнешкәннәр. Гаепләнүче хатынның башка ир-атлардан туган 5 яшьлек улы һәм 11 яшьлек кызы булган. Ир белән хатын балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнми диярлек. 

Хәзер 2 яшьлек кызны әбисенә опекага биргәннәр, 11 яшьлек кызны биологик атасы алган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100