25 майда Пенза өлкәсендәге Пачелма бистәсендә 5 яшьлек малай һәлак булган. Гадәттән тыш хәл турында Пенза өлкәсендә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Елена Столярова сөйләгән. Бу хакта «PenzaInform» хәбәр итә.
Малай гаиләсе белән яшәгән шәхси йорт ишегалдындагы чокырда батып үлгән.
Елена Столярова барлык ата-аналарны балаларын караучысыз калдырмаска һәм йорт биләмәләрендә иминлекне тәэмин итәргә чакыра.
«Барлык өлкәннәргә мөрәҗәгать итәм! Зинһар, балаларның иминлеген онытмагыз! Вакытында чаралар күрегез!» – дип язган омбудсмен социаль челтәрләрдәге битендә.
Фаҗиганең сәбәпләрен хокук саклау органнары тикшерә, диелә хәбәрдә.