news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Биш яшьлек малай аквапаркта әтисе һәм игезәк сыңары күз алдында батып үлгән

news_top
Биш яшьлек малай аквапаркта әтисе һәм игезәк сыңары күз алдында батып үлгән
Һәлак булган малай

Смоленск өлкәсенең Лебедки авылындагы «Кико» аквапаркында Мәскәү өлкәсеннән килгән 5 яшьлек малай су батутларында сикергәндә батып үлгән. Бу хакта SHOT «Телеграм» каналына сылтама белән Лайф сайты яза.

Бала аквапаркта әтисе һәм игезәк сыңары белән бергә ял иткән. Аквапаркта аларның туганнары да эшләгән була. Өлкәннәр балаларны күз угыннан ычкындыра… Бала батутларда уйный, батут аны аттракционнан читкәрәк атып бәрә. Ул суга егылып төшә һәм бата башлый.

Әтисе һәм коткаручылар аңа ярдәмгә ташлана, ләкин малай суны бик күп йоткан була һәм тончыга. Аны коткарып кала алмаганнар. Хәзер белгечләр бу хәлнең сәбәпләрен ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар