Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш яшьлек кызын вәхшиләрчә үтергән хатын үзе дә үлгән

news_top_970_100
Биш яшьлек кызын вәхшиләрчә үтергән хатын үзе дә үлгән
https://pixabay.com/

Чиләбе өлкәсенең Бакал шәһәрендә Екатерина исемле хатын биш яшьлек кызын үтерүдә гаепләнә. Ул сак астында була. Шул чакта аның сәламәтлеге начарлана, һәм ул вафат була. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига 29 майда көндез Бакал шәһәрендәге йортларның берсендә була. Тикшерү версиясе буенча, гаепләнүче хатын башта кызын буып үтерергә маташа, аннары бала аңын югалткач, кимендә өч тапкыр аңа пычак белән кадый. Кыз бала урында ук үлә. Бу вакытта әти кеше өйдә булмый, диелә хәбәрдә.

«Бу хатында панкреатит һәм башка авырулар була. Шул сәбәпле ул үлде», – дигән сайтның үз чыганагы.

Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Чиләбе өлкәсе буенча идарәсендә дә бу хатынның үлемен раслаганнар. Гаепләнүче хатынны Свердловск өлкәсеннән этап белән китергәннәрен әйткәннәр.

«Гаепләнүче хатынны 18 августта китерделәр. Аннары, хроник авыруы сәбәпле, үзен начар хис итә башлады. 24 августта шәһәр хастаханәләренең берсенә илттеләр, ул шунда икенче көнне вафат булды, дигәннәр ведомствода.

Тикшерү күрсәткәнчә, хатын көч кулланып үтерелмәгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100