Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш яшьлек кызы белән югалган Башкортстан хатыны табылды: икесе дә үлгән

news_top_970_100
Биш яшьлек кызы белән югалган Башкортстан хатыны табылды: икесе дә үлгән
"Татар-информ" архивы

Башкортстанда яшәүче хатын һәм аның 5 яшьлек кызы Пермь краенда югала. Аларны бер атна чамасы эзлиләр. Хәзер аналы-кызлы бу кешеләрнең мәетләре табылган. «Башинформ» агентлыгы Ирина Буханова исемендәге эзләү отрядына сылтама белән шул хакта хәбәр итте.

«Табылдылар. Һәлак булганнар», – диелә хәбәрдә, өстәмә белешмә бирелми.

«КП-Пермь» мәрхүмнәрнең туганнарына сылтама белән хәбәр иткәнчә, якынча белешмә буенча, ана белән баланы үтергәннәр, мәетләрен бер бистәдә тапканнар.

«Миңа тикшерүчеләр шалтыратты, аларны ниндидер бер бистәдә үле килеш табуларын әйттеләр. Аларны үтергәннәр, җинаять аеруча катлаулы, җинаятьчене тотканнар, диделәр, башка берни дә белмим», – дигән мәрхүмнәрнең туганы.

Моңа кадәр «Башинформ» хәбәр иткәнчә, Ишембай шәһәрендә яшәүче 45 яшьлек хатын 5 яшьлек кызы белән бергә Пермьдә кунакта була. 18 августка каршы төндә алар кунактан кайтып китә һәм югала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100