Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Югалган биш яшьлек баланы атасы үтергән булып чыкты

news_top_970_100
Югалган биш яшьлек баланы атасы үтергән булып чыкты
https://pixabay.com/

Краснодарда 5 яшьлек малай югала. Аны полиция, волонтерлар эзли. Соңыннан баланы үги атасы үтерүе ачыклана. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Туганнары сүзләренчә, алар табигатькә пикникка бара. Биредә атасы, анасы һәм аларның өч баласы була. Олылар ике кызлары белән уйнаган чакта, нәни малай песи артыннан куып китә. Ун метр чамасы ераклыкка гына киткән бала югала. Ата-анасы баланы эзләп таба алмагач, полициягә мөрәҗәгать итә. Бу хәл кичке сигезләр тирәсендә була. Кич булу сәбәпле, эзләү кыенлаша.

Аннары бу эшкә волонтерлар да кушыла, төн буе эзлиләр, тик баланың эзе дә табылмый. Баланы Кубань елгасына агып киткәндер дип фаразлыйлар. Биредә агым көчле була. Баланың кием-салымы да табылмый.

Бала югалу турында җинаять эше ачыла. Бу турыда Тикшерү комитеты хәбәр итеп, бер-ике сәгать узгач, баланың коточкыч рәвештә һәлак булуы билгеле була. Аны Кубань елгасы буенча тәүлек буе диярлек эзләп йөргән волонтерлар шул хакта сөйли.

Малайның беркая да югалмавы, аны үтерүдә үги атасының катнашуы булуы билгеле була. «Тикшерү версиясе буенча, 8 июньдә кич белән ир хатыны һәм балалары белән фатирда була. Биредә ул 5 яшьлек үги улы белән талаша. Шул чакта ир сабыйның башына суга. Аннары барысы да йокларга ята. Бу турыда «КП» сайтына Тикшерү комитетында сөйләгәннәр.

Баланың үлүе турында ата-анасы икенче көнне иртән генә белә. Җинаятьне яшерү өчен, үги ата бала мәетен сумкага сала һәм Кубань елгасы буена китә. «Ул мәетне урман полосасына алып бара һәм күмеп куя. 10 июльдә бала югалды дип күрсәтер өчен махсус тамаша ясыйлар. Гаилә ялга дигән булып елга буена китә. Шуннан соң баланың анасы полициягә шалтыратып, сабый югалуын әйтә», диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100