news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Биш яшьлек бала агулы елан тапкан һәм утта кыздырып ашаган

news_top
Биш яшьлек бала агулы елан тапкан һәм утта кыздырып ашаган
Фото: © "Татар-информ"

Һиндстанның Бихар штатында 5 яшьлек бала агулы елан табып ашаган. Аны хастаханәдә табиблар коткарып калган. Бу турыда «Лента.ру» хәбәр итте.

Әнисе сүзләренчә, малай дусты белән урамда уйнап йөри. Балалар һиндстан крайты – агулы елан үләксәсе таба. Малайлар еланны утта кыздырып ашый. Ләкин өлкәннәргә бу турыда сөйләмиләр.

Өйгә кайткач, малайны әнисе сораштыра. Тик сабый курка һәм елан ашаганын әйтми. Бераздан аның хәле китә. Сабыйны хастаханәгә илтәләр. Бәхеткә, табиблар аны коткарып кала.

Һиндстан крайты – аеруча агулы елан, ул тешләгән кешеләр күпчелек очракта үлә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар