Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш вакыт намаз уку турында кайсы аятьтә әйтелә?

news_top_970_100
Биш вакыт намаз уку турында кайсы аятьтә әйтелә?
Рамил Гали, архив

Биш вакыт намаз уку хакында кайсы аятьтә әйтелүе турында фәтва чыкты. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Нәзарәт «Биш вакыт намаз уку турында кайсы аятьтә әйтелә?» дигән сорауга җавапны игълан итте.

Коръәндә биш вакыт намаз укуга дәлилләрнең берсе булып «Әр-Рум» сүрәсенең 17нче һәм 18нче аятьләре тора:

﴿فَسُبْحَانَ اللَّهِ حِينَ تُمْسُونَ وَحِينَ تُصْبِحُونَ (١٧) وَلَهُ الْحَمْدُ فِي السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَعَشِيًّا وَحِينَ تُظْهِرُونَ (١٨)﴾

17. Кичкә кергән чагыгызда һәм таңга кергән чагыгызда Аллаһ пакь (дип мактагыз). 18. Күкләрдә һәм җирдә булган барча мактау – Аңа гына, көннең ахырында да, өйләгә кергәч тә.

Ибн Габбас (аннан Аллаһ разый булсын!), бу аятьләргә аңлатма биреп, болай диде:

سأل نافعُ بن الأزرق ابنَ عباس عن الصلوات الخمس في القرآن، قال: نعم، فقرأ (فَسُبْحَانَ اللهِ حِينَ تُمْسُونَ) قال: صلاة المغرب (وَحِينَ تُصْبِحُونَ) قال: صلاة الصبح (وَعَشِيًّا) قال: صلاة العصر (وَحِينَ تُظْهِرُونَ) صلاة الظهر، ثم قرأ: (وَمِنْ بَعْدِ صَلاةِ الْعِشَاءِ ثَلاثُ عَوْرَاتٍ لَكُمْ)

«Нәфи» ибн әл-Әзрак Ибн Габбастан Коръәндә [искә алынган] биш вакыт намаз турында сорады. Ул югарыдагы аятькә күрсәтеп раслап җавап бирде: «Кичкә кергән чагыгызда» – ул ахшам намазы дигәнне аңлата, «таңга кергән чагыгызда» – иртәнге намаз, «көннең ахырында да» – икенде намазы, «өйләгә кергәч тә» – өйлә намазын аңлата». Һәм шуннан соң тагын бер аятьне китерде: «...һәм ястү намазыннан соң өч мәртәбә сездән рөхсәт сорасын» («ән-Нур» сүрәсе, 58нче аять)».

«Җәми» әл-Бәйан», имам әт-Табәри, 20/84.

Әлеге текст «Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин» дип имзаланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100