news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Биш үсмер машинада йөргәндә фаҗига килеп чыккан

news_top
Биш үсмер машинада йөргәндә фаҗига килеп чыккан
https://t.me/mvd_23, Краснодар крае буенча Эчке эшләр министрлыгы

Краснодар краенда балигъ булмаган бала машина руле артына утырган һәм авариядә һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

22 февральдә Усть-Лабинский районында 5 үсмер машинага утырып йөри, 20.00 сәгать тирәсендә фаҗига килеп чыга. Машина эчендә 15-17 яшьлек биш үсмер малай була.

Якынча белешмә буенча, «Chery» машинасы белән 17 яшьлек егет идарә итә. Ул тизлеген арттыра һәм машинаны юлда тотып тора алмый. Йөртүче үсмерне хастаханәгә китерәләр, ул бик авыр хәлдә була. Табиблар аны коткара алмый. 4 сәгать узгач, егет үлә.

Машина салонындагы балигъ булмаган яшьтәге 4 үсмер дә имгәнә, аларны хастаханәгә китерәләр.

Фаҗига сәбәпләрен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар