Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш секундта туфлиләрне ничек ялтыратырга?

news_top_970_100
Биш секундта туфлиләрне ничек ялтыратырга?
Владимир Васильев

Туфлиләр, ботинкаларны ялтыратып чистарту ысулы киңәшләр сайтында чыкты. 

Аяк киемен крем белән генә ялтыратып булмый. Крем сөрткәч, туфлиләрне яхшылап чистартып җибәрергә кирәк. Моның өчен кәгазь алалар. Тик А4 форматындагы офис кәгазе түгел, ул бу эшкә бөтенләй дә ярамый.

Газета кәгазе аяк киемен ялтырату өчен менә дигән материал. Йомшак газета бите аяк киеме өслеген бик шәп ялтырата һәм моның өчен берничә секунд вакыт җитә.

Туфли ялтырату өчен аклы-каралы буяу белән генә басылган газетаны алалар. Төсле газета ярамый, ул туфлидә эз калдырырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100