Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Биш метрдан егылдым, берни хәтерләмим». Арматура таягы төзүченең гәүдәсен тишеп чыккан

news_top_970_100
«Биш метрдан егылдым, берни хәтерләмим». Арматура таягы төзүченең гәүдәсен тишеп чыккан
"Татар-информ" архивы

Түбән Новгородта биеклектән егылып төшкән төзүчене табиблар коткарып калган. 36 яшьлек ир-атның гәүдәсен арматура таягы үтәли тишеп чыккан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Төзелештә имгәнгән ир-атны Семашко исемендәге өлкә клиник хастаханәсенә китерәләр. Ул коточкыч хәлдә һәм аңсыз була. Ир-ат үлем белән көрәшә.

«Эчке органнары өзелгән, йомшак тукымалары имгәнгән, баш мие селкенгән, сөякләре сынган», – дип язган губернатор урынбасары, сәламәтлек саклау министры Давид Мелик-Гусейнов Телеграм каналында.

Ир-ат 4 литр канын югалткан. Корсак куышлыгына кан сауганга, аңа тиз арада операция таләп ителә. Пациент озак вакыт дәвамында ИВЛ аппаратына тоташтырылган.

Өлкә хастаханәсе табиблары көн-төн дәвамында ир-атның гомере өчен көрәшә. Берничә катлаулы операция ясыйлар. Табиблар аның эчке органнарын кабат торгыза.

«Биш метр биеклектән егылып төштем, аннары берни хәтерләмим. Комадан чыккач, табиблар әйтте – арматурага егылганмын, ул минем гәүдәне үтәли тишеп чыккан», – ди ир-ат.

Әлеге вакыйга Семашко исемендәге клиника табибларының батырлыгы белән тәмамланды, ир-атны хастаханәдән чыгардылар, аның көче ташый һәм яшәргә теләге зур, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100