Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Биш малай намаздан соң йөрергә чыккан». Елгага төшкән Мерседеста өч үсмер һәлак булган

news_top_970_100

Дагыстанның Кызыл-Юрт районындагы Султан-Янги-Юрт авылында 20 апрельдә 22.30 сәгатьтә фаҗига була. Биредә 16-17 яшьлек биш үсмер утырган Mercedes-Benz машинасы сулы каналга төшеп китә. Аларның өчесе һәлак була. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

17 яшьлек егет абыйсының машинасын алып чыгып китә. Ул дусларын утыртып йөри һәм шул чакта машина елгага төшеп бата. 

Дагыстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, 17 яшьлек егет биредә яши. Машина хуҗасы - аның абыйсы - хәзер төньякта эшли. 

«Намаздан соң энем һәм сыйныфташларымны утыртып, машинада йөрергә чыктым. Башта берсен барып алдык, аннары башкаларын. Шуннан соң машина номерларын сүтеп куйдык, мин рульдә идем. Машина белән боргаланып йөрдем, шуннан соң ул елгага төшеп китте. Мин үзем, минем уң ягымда утырган дустым ничектер чыгу җаен таптык, калган өч кеше машина салонында калды», - дип сөйли машина йөртүче үсмер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100