news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Биш кеше утырган машина суга баткач, ана белән бала югалган

news_top
Биш кеше утырган машина суга баткач, ана белән бала югалган
Фото: https://01.mchs.gov.ru

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары Адыгеядә югалган 10 яшьлек малайны эзли. Бу турыда ведомствога сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, 14 ноябрьгә каршы төндә «Шевроле Нива» машинасы Белая елгасына төшеп китә. Фаҗига Майкоптагы Ханская станицасы янында була.

Машина салонында 5 кеше – 2 олы кеше һәм 3 бала була. Машина йөртүче һәм ике бала судан ярга чыгу җаен таба, 34 яшьлек хатын-кыз һәм аның 10 яшьлек улы югала.

Аннары коткаручылар хатын-кызның мәетен таба, суга баткан машинаны да чыгаралар.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар