Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш катлы йортта балкон ишелеп төшкәч, өч кеше һәлак булган

news_top_970_100
Биш катлы йортта балкон ишелеп төшкәч, өч кеше һәлак булган
https://23.mchs.gov.ru/

Сочида балкон җимерелеп төшкәч, 3 кеше һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ яза.

6 ноябрьдә кич белән Дон урамында биш катлы йорт балконы җимерелә. Бу вакытта ике ир-ат һәм бер хатын-кыз арендага алынган фатир балконына чыккан. Шуннан соң конструкция ишелгән. 60 яшьлек ир-ат белән 37 яшьлек хатын-кыз урында ук үлгән.

Тагын бер ир-ат хастаханәдә вафат булган. Бу турыда өлкә прокуратурасы хәбәр иткән.

«Вафат булды», – дип хәбәр иткәннәр ведомствода ТАСС агентлыгына.

46 яшьлек ир-атны авыр хәлдә хастаханәгә алып киткән булганнар. 

Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Балкон җимерелгән йортта узган гасырдан бирле ремонт ясалмаган булган. Ләкин ул аварияле булып та исәпләнмәгән. Йорт 1958 елда төзелгән. Авыр бетон плитә ишелгәндә, күршеләрнең кондиционерларын да бәреп төшергән. Бишенче кат биеклегеннән төшкән балконда исән калу мөмкинлеге бөтенләй булмаган. Мәрхүм 60 яшьлек ир-ат Сочига акча эшләргә килгән, дусларының фатирын арендалаган булган, диелә хәбәрдә.

Краснодар крае буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, бишенче каттагы балкон ишелгән. Фаҗига 6 ноябрьдә 19.15 сәгатьтә булган. Йортта башка җимерелүләр юк, йорт ишелү куркынычы да булмаган. Урында коткаручылар эшләгән.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100