Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Биш кабачки тоттырып җибәрергә телиләр икән, судка бар» – яңа «закон» күңелләрне күтәрде

news_top_970_100
«Биш кабачки тоттырып җибәрергә телиләр икән, судка бар» – яңа «закон» күңелләрне күтәрде
Социаль челтәрдән

Кабачки сезоны башлану белән, аларны урнаштыру турындагы төрле мәзәкләр, мемнар да калкып чыга. Соңгы вакытта кабачкиларны башкаларга бирүгә кагылышлы нормалар буенча закон турындагы мәзәк таралды. Аны бигрәк чынбарлыкка охшатып ясаганнар. Имеш, Федерация Советында бу тема күтәрелгән. Әлбәттә, бу – фейк. Бу мем төрле пабликларда таралган.

Имеш, бу турыда Россия Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко әйткән. Ә мәзәктәге хәбәрнең цитатасы түбәндәгечә:

«Бу – катгый мәсьәлә. Ел саен гражданнар дуслары яки танышлары аша кабачкилардан котылырга тырыша. Шул кадәр утыртканда, сез нәрсә белән уйладыгыз? Ниндидер закон булырга тиеш, кемгә һәм күпме бирергә яраганны билгеләргә кирәк. Мәсәлән, туганнарга – 2 зурны, ә танышлар һәм хезмәттәшләргә – 1 уртачаны. Сиңа 5не тоттырып җибәрергә телиләр икән – судка бар, закон синең якта. Әле шулай да була: ишек төбендә калдырып китәләр. Бу хәлләргә нокта куярга кирәк».

Калдырып китәләр, дигәннән, күптән түгел Новосибирскида шундый хәл булган иде. Бер хатын төнлә 2 машинаның капотына кабачки куеп калдырган. Бер машинаның сигнализациясе дә эшли башлаган. Хуҗасы йөгереп чыккан, капотта кабачки ятуын күргән.

«Бервакытта да, беркемнән дә кабачки яки алма сорамагыз. Үзләре тәкъдим итәр һәм бирер», – дигән язу белән мемнар да йөри социаль челтәрләдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100