Ирем белән 5 ел бергә яшәдек. Мин һәр хатын-кызга хас булганча ашарга пешердем, җыештырдым, юдым, азык-төлек сатып алдым, коммуналканы түләдем. Фатир минеке – әти-әни бүләк иткән иде. Ирем эшләде, хезмәт хакының бер өлешен «гомуми максатлар» өчен җыеп барды, ә калганын үзенә тотты. Мин үз акчамны уртак тормыш өчен тоттым.
Берсендә суыткыч сатып алдык (яртысын мин түләдем), ирем 50гә 50 итеп яшәргә тәкъдим итте. Мине тәэмин итүдән туйган икән!
Ул вакытта ачуымнан берни әйтә алмас хәлдә калдым. Аны ашатканда, аңа кирәк-ярак сатып алганда, машинасының ремонтын түләгәндә минем акчаларны бер дә минеке дип санамады. Үземне кулга алдым һәм ризалаштым.
Мин бар нәрсәне икегә бүлергә тәкъдим иттем. Бөтен нәрсәне: азык-төлек, көнкүреш химиясе сатып алу, коммуналка түләү, җыештыру-юу эшләрен. Ул үз ризыкларыннан үзенә ашарга әзерләргә, мин үземә әзерләргә тиеш идек.
Ул бик сөенеп ризалашты, хәзерге заманада шәһәрдә яшәү бик уңайлы, диде. Янәсе, өч төймәгә басасың да, шалт, барысы да әзер.
Беренче көнне үзенә пилмән сатып алып, шуны пешереп ашады. Икенче көнне тиз әзерләнә торган токмач ашады. Соңыннан исә әзер ризык ала башлады, яки заказ биреп китертә иде. Әмма, бөтен хезмәт хакы ашауга гына китә дип зарланды.
Ә минем киресенчә, ашауга чыгым ике мәртәбә кимеде. Мин аз ашыйм, килограммлап ит сатып аласы юк.
Хәзер җыештыру турында. Ирем аннан-моннан гына җыештыруның бер зыяны юк, дип уйлады. Имеш, мин барыбер аның артыннан җыештырып бетерәчәкмен. Ул вакытта клининг чакырттым, яртысын түләдем. Шуннан соң ирем дә тырышыбрак җыештыра башлады.
Аның кер юа торган порошокларның, кондиционерның, шампунь, душ өчен гельнең шулкадәр кыйммәт булуына үртәлеп, зарланып йөрүен ишетү шундый кызык булды миңа. Берничә мәртәбә минекеләрне кулланганын да күрдем, тик сүз әйтмәдем. Тик ул бу эшне тиз туктатты, чөнки олы ир-аттан чәчәк, җиләк-җимеш исе килеп тору бик сәер.
Әле кер юуның йөз мәшәкате бар. Ул үзенең бөтен киемен: ак күлмәкләрен, футболкаларын бергә юарга булган. шул ак киемнәре белән бергә кызыл футболкасын да тыгып җибәргән. Ахырда бөтен киеме алсу төскә кергән иде. Ә икенче юлы машинаны кер белән шыплап тутырган да, ике сәгатькә юарга куйган. Мескен машина әлбәттә, ватылып чыкты, аңа ремонтны түләргә туры килде, гәрчә, башта әрсезләнеп аны икегә бүлмәкче булган иде.
Әле шушы көннәрдә генә ирем элеккечә яши башларга тәкъдим итте. Ә мин баш тарттым. Бу «тәҗрибә» вакытында саллы гына акчамны янга калдырдым, ә иң мөһиме – буш вакытым артты. Баксаң, бик күп вакытымны шушы олы ир-атны кайгыртып, тәрбияләп яшәүгә сарыф иткәнмен икән.
«Барысы да хәзерге кебек кала, ошамаса - чыгып кит, мин сине тотмыйм», – дидем.
Ул миңа үпкәләде, кара көеп дуслары янына китеп барды. Алга таба ничек буласын белмим, тик башка иремә батрак булып яшәмәячәгемне төгәл беләм.