Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Биш ел буе акча да, хатын да табылмый». Казан банкыннан 14 млн урлаучыны хөкем иттеләр

news_top_970_100
«Биш ел буе акча да, хатын да табылмый». Казан банкыннан 14 млн урлаучыны хөкем иттеләр
Фото: © "Татар-информ"

«Банк Казани» банкында кассир булып эшләгән 46 яшьлек Светлана Афанасьеваны хөкем иттеләр. 14 миллион сумнан артык акча үзләштерүдә гаепле дип табылган бу хатын төрмәгә утырачак. Бу турыда «Татар-информ» Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиевка сылтама белән хәбәр итте.

2016 елда бу хатын өлкән кассир булып эшли, кассадан 14,5 млн сум акчаны алып чыга, банкка «приколлар банкы» акчаларын салып калдыра. Аннары хатын эшкә килми башлый.

Биш ел дәвамында хатынны да, аның ирен дә, акчаларны да таба алмыйлар. Аннары аны Санкт-Петербургта бер храмда видеокүзәтү камерасы ачыклый. Казан полициясе Төньяк башкалага барып, Светлананы тоткарлый, аны Казанга алып кайталар.

Суд карары буенча, бу хатын 4 елга гомуми режимлы колониягә хөкем ителә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100